“Тәтеш балкышы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең белгечләре ел саен уздырылучы “Балага ярдәм ит” дигән хәйрия акциясен оештырдылар. Әлеге чарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, бигрәк тә аларны тәрбияләр өчен кирәк яракларны булдыру максаты белән акча җыелды.
Әлеге акция Халыкара балаларны яклау көне кысаларында барлыкка килгән. Биредә Тәтеш шәһәренең халкы, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре актив катнашты. Белгечләр сүзенә караганда, җыелган акчалар социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә тапшырылган.