Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре социаль ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан аттракционнар паркына сәяхәт оештырдылар. Чарада барлыгы 50 бала катнашты.
Балаларга зур карусельләрдә йөрү бик ошады. Алар бик теләп көймәләрдә, картингта, паравозда күңел ачтылар.
Барлык чакырылган кунаклар да әлеге чарада бушка катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен белдерде.