Чирмешән районында сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары, социаль яклау бүлеге, полиция вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырылды. Белгечләр хәмер куллануның проблемалары турында фикер алышты.
Чирмешәннең “Доброе сердце” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең белгече әлеге түгәрәк өстәл утырышында катнашты, бу юнәлештә башкарыла торган эшләр турында сөйләде.