Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сабан бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен милли бәйрәм Сабантуй үткәрелде. Чара интернатның ишегалдында җыр-бию белән, уеннар белән үрелеп барды. Таяк тартышу, капчыкта сикерү, күз бәйләп бүләкләр кисү һ.б. ярышларда өлкәннәр бик теләп катнаштылар.

Интернат директоры Илсия Хәбибуллина барысын да бәйрәм белән котлады, интернатка ярдәм  итүчеләргә, юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәрбер өлкән кешенең  Сабантуйда күңеле күтәренке, кәефе яхшы иде. Бәйрәм чарасы сый-нигъмәтләр тулы өстәл артында кайнар коймаклар, самавырда кайнаган чәйне эчү белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International