Чирмешән районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Чирмешән авылында узган “Сабантуй” бәйрәмендә катнаштылар.
Оешма хезмәткәрләре районның барлык берләшмәләре белән беррәттән кыр батырларына, игенчеләренә һәм терлекчеләренә рәхмәт йөзеннән мәйдан тирәли әйләнделәр. Быелгы сабантуй халык күңелендә матур мизгелләр белән истә калды.