Бүген Халыкара дуслар көне кысаларында Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ булган утыз гаилә өчен чара уздырдылар.
Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырылды. Әлеге чарада төрле уеннар уйнатылды.
Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре җирле социаль яклау органы белгечләре белән берлектә белешмәләр бирү максаты белән Кугеево авылына барганнар.
Бүген "Добровольцы – детям" IV Бөтенроссия акциясе һәм Халыкара дуслык көне кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә ишегалды мәйданчыкларында «Вместе весело шагать» дигән чара оештырдылар.
Бөгелмә районының “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган берничә чара узды. Үзәк белгечләре һәм өченче номерлы урта мәктәп волонтерлары балалар өчен төрле уеннар әзерләделәр.
Бүген Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Зур драма театрында Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләре форумы узды. Барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов тәбрикләде һәм рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Почет грамоталары тапшырды.