Арча районы җирлегендә өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында төрле алдау очраклары хакында һәрдаим аңлату эшләре алып барыла. Аны Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре башкара.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны төрле юллар белән алдау һәм алдарга тырышу очраклары еш очрап тора. Шундый очракларны искәртү һәм булдырмый калуны исәптә тотып өйгә барып халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Күчмә төркем белән авылларга чыгып аңлату эшләре алып бара.
Алар әңгәмәләр генә үткәреп калмыйлар, бу очракларда үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр дә өләшәләр.
Социаль хезмәткәрләр үзләре караган өлкәннәр арасында да төрле аңлату эшләре алып баралар.