Балык Бистәсе районының “Доверие-Ышаныч” үзәге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм кулы суздылар

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Балык Бистәсе районының “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм иттеләр. Балалар белән берлектә психолог кляксография буенча арт-терапия үткәрде. Белгечләр балаларга табышмаклар биреп, бергә җавапларын эзләделәр.

Балаларга карата сузылган бу ярдәм кулы аларга яңа башлангычлар, яңа үрләр, яңа сөенечләр алып килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International