Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле социаль өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне ихлас күңелдән Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрик итәм!

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң шәфкатьле һәм кешелеләргә кирәкле өлкә. Әлеге бәйрәмне без быел инде 15 тапкыр билгеләп үтәбез.

Бүгенге көндә Татарстанның 127 халыкны социаль тәэмин итү учреждениесендә  социаль гаделлек, гуманлык, кешелеклелек принципларына тугры булган 10 меңнән артык социаль хезмәткәр эшләп килә. Халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук инвалидлар өчен  тернәкләндерү үзәкләре, психоневрологик учреждениеләр, приютлар, гаиләгә һәм балаларга социаль-психологик ярдәм, адаптация үзәкләре, инвалидлар һәм өлкәннәр өчен йорт-интернатларда армый-талмый хезмәт куйган әлеге социаль хезмәткәрләрнең җәмгыять тормышына керткән өлешләре үлчәп бетергесез зур.

Күп кенә татарстанлыларның социаль кәефе һәм тормыш дәрәҗәсе сезнең һөнәри осталык һәм нәтиҗәле хезмәтегезгә бәйле. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр генә түгел, тормыш рәвеше, җан халәтенә тиң. Монда битарафлыкка, рәхимсезлеккә урын юк.

Бу бәйрәм көнендә барлык социаль хезмәткәрләргә кешеләргә тынычлык, иминлек, киләчәккә ышаныч бирүләре, авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итүләре, авыр, әмма мактаулы хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан җылысы, иминлек һәм сабырлык телим!

 

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү

һәм социаль яклау министры 

Элмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International