Яр Чаллының «Солнышко» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре Свияжск утравына сәяхәт кылдылар. Экскурсия барышында белгечләр күп кенә яңа һәм кызыклы информация белделәр, Свияжск комплексы архитектурасы белән таныштылар.
Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре сүзенә караганда, үзәкнең профсоюз комитеты белгечләрне еш кына Татарстан Республикасы буенча сәяхәтләргә җибәрә.