Министрлыкта чираттагы тапкыр «соры» хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләре турында фикер алыштылар

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

 

Көн кадагында “РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре керүне арттыру турында” дигән сорау торды.

Шулай ук җирле комиссияләр эше кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә кабаттан халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын конвертта бирү очраклары турында хәбәр итү бурычы куелды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International