Биектау районының “Өмет” үзәге белгеченә Почет грамотасы тапшырылды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Зур драма театрында Татарстан Республикасы социаль хезмәткәрләре форумы узды. Барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов тәбрикләде һәм рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Почет грамоталары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Биектау районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Зәмзәмия Гомәрова да бар. Ул егерме елдан артык өлкәннәргә көнкүреш хезмәте күрсәтә. Аңа Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Күп еллык намуслы хезмәт һәм социаль хезмәт өлкәсендәге казанышлары өчен” Почет грамотасы тапшырылды.

Хезмәтен үтәгәндә Зәмзәмия Вилдан кызы югары профессиональлек күрсәтә. Аның осталыгы нәтиҗәсендә өлкәннәр квалификацияле көнкүреш хезмәте алалар. Зәмзәмия Вилдан кызы коллегалары һәм үзе хезмәт күрсәтүче өлкәннәр арасында хөрмәт казанган кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International