Бүген Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Как медведь трубку нашел» дигән театральләшкән тамаша куйдылар.
Бүген “Президент белән бергә” программасы кысаларында Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Джамбо” дип аталган цирк тамашасын карарга бардылар.
Бүген Республика хезмәтне саклау сорауларын өйрәнү максаты белән оештырылган киңәшмә вәкилләре Казан шәһәренең төзелеш объектларына бардылар. Әлеге эшлекле сәфәрнең максаты төзелештә кулланылучы алдынгы технологияләр, заманча җиһазлар белән танышу.
Республикада балаларны һәм яшьүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирам хисләрен тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәгълүмати-методика үзәге оештыра.
Бөгелмәнең “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.
22 июндә Әлмәттә башлангыч сыйныф укучылары өчен чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара узачак. Әлеге бәйрәм «Профориентация от А до Я» проекты кысаларында үткәрелә.
Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр өчен наркотиклар куллануга каршы кинофильм күрсәтелде. Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе кысаларында үткәрелде.