Бүген Республика хезмәтне саклау сорауларын өйрәнү максаты белән оештырылган киңәшмә вәкилләре Казан шәһәренең төзелеш объектларына бардылар. Әлеге эшлекле сәфәрнең максаты төзелештә кулланылучы алдынгы технологияләр, заманча җиһазлар белән танышу.
Хезмәтне саклау Департаменты сәясәте бүлеге башлыгы Владимир Солдунов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрның беренче урынбасары Марат Гафаров, эшләүчеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүче Президент Ассоциациясе киңәшчесе Владимир Преображенский, өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге җитәкчесе (РАРК) Вячеслав Скворцов һәм башкалар "Светлая долина" торак комплексына бардылар.