Бүген Азнакайда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә хәтер митингы үздырылды.
Чирмешән районының Җиңү паркында митинг булып узды. Бу чарада районның барлык оешма хезмәткәрләре дә катнашты.
Бүген Биектау районының Җиңү паркында митинг булып узды. Әлеге чарага авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннары чакырылды.
Бүген Казанның “Здравушка" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Хәтерлибез! Югары бәялибез! Тирән кайгыда!" дип аталган әңгәмә узды. Әлеге чара Хәтер көне уңаеннан үтте.
Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 20 кешегә эш белән тәэмин итү сораулары буенчы белешмә бирделәр.
Шушы көннәрдә Менделеевскийның “Берег Надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Безгә бу хакта онытырга ярамый” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Әлеге чара Хәтер көненә багышланган иде.
Казанның халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре "Об основах социального обслуживания граждан в Российской Федерации" законның нигезләмәләрен физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналарга аңлату максаты белән чара уздырды.