Кукмараның «Милосердие» үзәгендә антинаркотик айлык буенча эш дәвам итә

2015 елның 19 июне, җомга

Бүген Кукмараның “Милосердие”  физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге  хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Как медведь трубку нашел» дигән театральләшкән тамаша куйдылар.

Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге чаралар балаларга үз-үзләрен иҗади яктан ачарга һәм сәләтләрен күрсәтергә, характерның йомыклыгын җиңәргә мөмкинлек бирде.

Балалар ата-аналарга һәм яшьтәшләренә тәмәкенең начар йогынтысы турында сөйләде һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International