Бүген “Президент белән бергә” программасы кысаларында Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Джамбо” дип аталган цирк тамашасын карарга бардылар.
Кайбер балалар беренче тапкыр жонглер, эквилибрист, клоуннарны күрде. Тамаша бик күңелле һәм тату атмосферада узды.
“Милосердие” үзәге хезмәткәрләре “Джамбо” циркына һәм Надежда Исаевага рәхмәтләрен белдерә.