Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр өчен наркотиклар куллануга каршы кинофильм күрсәтелде. Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе кысаларында үткәрелде.
“Балкыш” приютының белгечләре әлеге тема буенча фикер алыштылар, үз вакытында реакция күрсәтүнең әһәмиятен билгеләделәр. Бөтенесе дә үзара аралашудан уңай тәэсирдә калды.