Терроризм һәм экстремизмны кисәтү кысаларында Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар өчен төркемле психологик чара уздырганнар.
Балалар уен формасында сюжетлы сурәтләр ярдәмендә өй шартларында барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч ситуацияләрне өйрәнгәннәр. Мисал өчен, янгын, газ чыгу, су агу, таныш булмаган кешеләр килү. Бу ситуацияләрне инсценировкалау балаларга бу очракларда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм иткән.