Республикада балаларда төрле халыкларның традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирам хисен тәрбияләүгә багышланган конкурс игълан ителде

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Республикада балаларны һәм яшьүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирам хисләрен тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәгълүмати-методика үзәге оештыра.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1.   Балаларда һәм яшьүсмерләрдә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирам хисләрен тәрбияләү буенча иң яхшы практика;

2. Ирекле инициативаларны җәлеп итеп, балаларда Татарстан Республикасында яшәүче халыкларының мәдәнияте, традициясе һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирам тәрбияләү буенча иң яхшы практика;

3. Коммерцияле булмаган социаль-юнәлешле, иҗтимагый оешмаларны җәлеп итеп оештырылган Татарстан Республикасы халыкларының мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча иң яхшы практика.  


Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны “КОНКУРС” тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12 йорт; тел./факс: (843) 236-45-56; e-mail: gaile-info@mail.ru.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International