Бөгелмәнең “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.
Балалар аталары белән дустанә атмосферада ярышларда катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Ата-аналар да үз сәләтләрен күрсәтте.
Чара әти-әниләрне дә, балаларны да бик сөендерде, әтиләрнең гаиләдә булган абруен күтәрде, тәрбияви яктан уңай тәэсир итте.