ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа районының белгечләре танатаналы рәвештә Буа драма театры бинасында Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр. 

Бүген Балтач районының Арбор авылында яшәүче тыл ветераны Мәгъсүмә Хәсәновага 90 яшь тулды. Юбилярны  Балтач районы башлыгы  Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Достоинство Любви» клубы эше кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары гаиләләр белән дәрес уздырдылар. 

Бу көннәрдә Лаеш районының физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәген белгечләре "Кызыл, сары, яшел" дип аталган юл куркынычсызлыгы дәресе  уздырдылар.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре “Уңган куллар” дип исемләнгән дәрес уздырдылар. Балалар геометрик фигуралар белән танышты һәм осталыкларын камилләштерде.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының  "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен  приютында "Табигатьнең яшь дуслары" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада районның 4 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

 Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шашка уены буенча ярышлар узды. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар.

Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “В страну добра” дип исемләнгән дәрес узды. 

Зәйнең "Шатлык"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә скандинавча җәяү йөрү спорт төре популярлашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International