ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Биектауның “Эмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Әлки районының Биләр авылына сәфәр оештырдылар.


26
июнь, 2015 ел
җомга

Биектауның “Эмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар өчен  берничә чара узды. Шулар арасында тренинг “Мин үзем сайлый беләм!”, “Хәмер, наркотикларны куллану, тәмәке тартуны ничек туктатып була?” дигән дәрес, “Үз-үзеңне алдарга ирек бирмә!” дигән акция.   

Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар чәчәк бәйләмнәре ясау конкурсында катнаштылар. 

Лениногорскның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм өлкәннәрне карау, тәрбияләүгә багышланган чираттагы дәрес узды.

Бүген Чирмешәннең "Доброе сердце" халыкны социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркотиклар куллануга каршы “Без яшибез” дигән акция узды. Әлеге чара Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде.

Бүген Алабуга районында хезмәтне саклау буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышы үтте. Әлеге чарага Координацион советның  Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнары әгъзалары чакырылды.

Бүген Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында мәктәп укучыларына “Профессиягә керешү” проекты буенча курслар тәмамлау турында документлар тапшыру тантанасы булып узды.

Бүген Казанның җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен Кремльның “Манеж” күргәзмә залында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен «Современное искусство. Скульптор Леонид Баранов, его друзья и герои» дигән күргәзмә үтте.

"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагоглары "Татарстан халкының уеннары”дигән дәрес уздырганнар. Чарада социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар катнашкан.  

Шушы көннәрдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның 10 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International