Бүген Чирмешәннең "Доброе сердце" халыкны социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркотиклар куллануга каршы “Без яшибез” дигән акция узды. Әлеге чара Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде.
Оештыручылар акция кысаларында нарколог, психолог, хокук саклау структуралары белән очрашу уздырдылар.