Лениногорскның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм өлкәннәрне карау, тәрбияләүгә багышланган чираттагы дәрес узды.
Лениногорскның үзәге хезмәткәре «Особенности ухода на дому за больными пожилыми людьми» дип аталган лекция уздырды. Чара азагында барлык катнашучыларга өлкәннәрне карау буенча техникалар һәм кагыйдәләр җыентыгы таратылды.