Бүген Биектауның “Эмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Әлки районының Биләр авылына сәфәр оештырдылар.
Экскурсовод катнашучыларга Биләр цивилизациясенең археологик табылдыклары, риваятьләре турында сөйләде.
Биектауның “Эмет” үзәге карамагында торучылар Биләр шәһәрчегендә, Александр Арбузов музей-йортында, изге чишмәдә булдылар.
Озын экскурсиядән соң барлык катнашучылар да ял паркында хәл алдылар.