Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар чәчәк бәйләмнәре ясау конкурсында катнаштылар.
Балалар приют хезмәткәрләре белән бергә кыр чәчәкләре җыйдылар, командаларга бүленеп чәчәк бәйләмнәре ясадылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, җиңүче дип өлкән төркем малайлары билгеләнде, аларга өстәл уены тапшырылды. Барлык катнашучылар да тәмле сый белән бүләкләнде.