Эшче һәм инженерлык профессияләренең абруен күтәрү, яшьләрне районда калдыру бүгенге көндә Азнакай районында иң мөһим мәсъәләләрдән берсе.
Бүген Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында мәктәп укучыларына “Профессиягә керешү” проекты буенча курслар тәмамлау турында документлар тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге проект кысаларында 2015 елда 40 укучы эретеп ябыштыручы, повар, тракторист-машинист кебек эшче профессияләрнең нигезләрен өйрәнделәр. Укыту Лениногорск политехник көллиятендә оештырылды.
Проектның төп максаты эшче профессияләренең нигезләрен өйрәтү һәм профессиональ юнәлеш бирү булды.
Укуны уңышлы тәмамлау белән балаларны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Лениногорск политехник коллиятенең Азнакай филиалы директоры, Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, укытучылар котлады. Укучыларның әти-әниләре дә рәхмәтләрен белдерделәр.