Казанда 33 кешене эшкә урнаштырганнар

2015 елның 26 июне, җомга

Шушы көннәрдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның 10 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан. Алар арасында “Ляззат плюс” ҖЧҖ, “Теплоконтроль” ААҖ, "Ваниль", "АйСиЭнСервис Инжиниринг Шәрыкъ" ҖЧҖ, «СН-Сервис групп»  ҖЧҖ, «Радиоприбор» ААҖ, «СМО «Спасение» ҖЧҖ кадрлар бүлеге вәкиле дә катнашкан.

Кече ярминкәгә 314 кеше килгән, аларның 33енә эш урыннарына юллама тапшырылган. 21 гражданга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелгән, 15 кешегә мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белешмәләр бирелгән.

Ярминкәдә катнашучыларга гәҗит, журнал, буклетлар таратылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International