Биектауның “Эмет” приютында тәрбияләнүчеләр өчен антинаркотик дәресләр узды

2015 елның 26 июне, җомга

Биектауның “Эмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар өчен  берничә чара узды. Шулар арасында тренинг “Мин үзем сайлый беләм!”, “Хәмер, наркотикларны куллану, тәмәке тартуны ничек туктатып була?” дигән дәрес, “Үз-үзеңне алдарга ирек бирмә!” дигән акция.   

Әлеге чаралар кысаларында узган ярышларда, уеннарда балалар бик теләп катнашты. Яшь буында дөрес караш тәрбияләү вазифасы үтәлде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International