Алабугада хезмәтне саклау буенча Координацион советының киңәйтелгән утырышы узды

2015 елның 26 июне, җомга

Бүген Алабуга районында хезмәтне саклау буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышы үтте. Әлеге чарага Координацион советның  Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнары әгъзалары чакырылды.

Утырыш эшендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Социаль страхование фонды һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров республикада хезмәт шартларын саклау һәм әлеге темага кагылышлы алып барылган профилактик эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: республика оешамларында имгәнүләрнең төп сәбәпләре, имгәнүләрне булдырмауны гамәлгә ашыру, кисәтүгә юнәлдерелгән эш, хезмәт шартларын махсус бәяләү, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә кагыйдәләрне бозган хезмәткәрләрне җаваплылыкка тарту.

Моннан тыш катнашучылар куркынычсызлык өчайлыгы кысаларында 17 катлы торак комплексының төзелеш мәйданчыгына бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International