Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Игелек эстафетасы" кысаларында “Ак барс банкы” оешмасының куркынычсызлык департаменты вәкилләре кунакка килде.
Бүген Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Аккошлар тугрылыгы" дигән чара үтте. Әлеге бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Ярдәм" клубында тәрбия алучылар өчен җәйге верандада очрашу оештырды.
Бүген Арчаның “Центр милосердия” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Барысы да велосипедларга!» дигән акция оештырдылар. Әлеге чара Халыкара Олимпия көненә багышланган.
Бүген Арчаның “Центр милосердия” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре якын тирәдә урнашкан авылларга барып кайттылар.
Бүген Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кукмараның туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Экскурсия "Без бергә – без булдырабыз!" дигән девиз астында узды.