Арчаның “Центр милосердия” үзәге мобиль бригадасы якын тирә авылларга барды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Арчаның “Центр милосердия”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре якын тирәдә урнашкан авылларга барып кайттылар.

Эш барышында белгечләр социаль хезмәт күрсәтүдә мохтаҗ булган гаиләләргә, аларда тәрбия алучы балаларга ярдәм күрсәтте.  Гаиләгә гуманитар ярдәм рәвешендә балалар киемнәре һәм суыткыч тапшырылды.

Шулай ук 7 өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешенең ярдәмгә мохтаҗлылыгы ачыкланды. Алар белән аңлату эшләре үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы буенча буклетлар һәм белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International