Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Игелек эстафетасы" кысаларында “Ак барс банкы” оешмасының куркынычсызлык департаменты вәкилләре кунакка килде.
Алар игелекле миссия белән килделәр, инвалидлар өчен кресло-коляска һәм памперслар тапшырдылар.
Интернат-йорт директоры Элеонора Серебрякова кунаклар өчен бина буенча экскурсия уздырды. Хәйриячеләр алга таба да интернат-йортта тәрбия алучыларга ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттеләр.