Кукмараның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр музейга бардылар

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кукмараның туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Экскурсия "Без бергә – без булдырабыз!" дигән девиз астында узды.

Катнашучылар музейда тәкъдим ителгән экспонатлар турында күп кенә сораулар бирделәр. Оештыручылар сүзләренә караганда, бу төр социаль-мәдәни чара тәрбия алучыларда патриотик хисләрне активлаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International