Минзәләнең "Тургай" приютында Гаилә көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дип исемләнгән чара узды.

Белгечләр балаларга һәм аларның ата-аналарына бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләделәр,  күңелле уеннар, конкурслар, викториналар оештырдылар.

Чара ахырында "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар әти-әниләренә кыр ромашкалары бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар тәрбия алучыларда үз-үзләренә, ата-аналарына, гаиләләрнә карата адекват караш формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International