Бүген Арчаның “Центр милосердия” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Барысы да велосипедларга!» дигән акция оештырдылар. Әлеге чара Халыкара Олимпия көненә багышланган.
Арча районының үзәге белгече Зәйүнә Заһидуллина сүзләренә караганда велосипед – бик яхшы транспорт төре.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.