Бөгелмәнең "Радуга" үзәгендә табигать әһәмиятлелеге турында әңгәмә узды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  "Ярдәм" клубында тәрбия алучылар өчен җәйге верандада очрашу оештырды.

Балалар викториналарда һәм уеннарда катнашты, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышты, урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде.

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чара ярдәмендә балалар табигать турындагы белемнәрен ныгыттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International