Бөгелмәнең "Салават күпере" үзәгендә наркотикларга каршы акция узды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Яшь Гвардия" оешмасының активистлары белән берлектә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында чара уздырды.

Биредә “Мин тормышны сайлыйм” дигән 100гә якын буклет таратылды.

Шулай ук белгечләр "Наркомания юлы беркая да китерми" дигән күргәзмә оештырдылар. Монда катнашучыларга наркоманиягә кагылышлы китаплар, журналлар тәкъдим ителде.

Акция барышында барлык кеше дә “Наркотик нәрсә ул?” дигән сораштыруда катнаша алды. Катнашучылар үз фикерләрен, наркоманнарга карата тискәре карашларын белдерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International