Бүген Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Аккошлар тугрылыгы" дигән чара үтте. Әлеге бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Балалар кызыклы уеннарда, викториналарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Яшел Үзәннең үзәге белгечләре катнашучыларга изге Петр һәм Февронья турында риваять сөйләде.
Шулай ук оештыручылар бәйрәм тарихы турында видеороликлар күрсәтте, балаларның белемнәрен арттырды. Чара кысаларында ромашкалар ясау буенча мастер-класс та оештырылды.
Бәйрәм бик ачык һәм күңелле атмосферада узды.