Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Ак барс банкының куркынычсызлык департаменты директоры Евгений Иванов һәм тәртип идарә башлыгы Рөстәм Шакиров кунакка килделәр.
Кунаклар интернат-йортта тәрбия алучыларга кресло-коляска һәм памперслар тапшырды.
Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре җәйге лагерь белән берлектә “Хайваннар дөньясының күп төрлелеге” дигән чара уздырды.
Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" оешмасы активистлары белән берлектә "Президент белән Бергә" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Сарман яшьләре тәмәке тартуга каршы!" дип исемләнгән акция оештырды.
Социаль приютларда гадәттә кирәк яракларга: туклану әйберләре, кием-салым, ә иң мөһиме уенчыкларга мохтаҗ булган балалар яши. Әлбәттә дәүләт әлеге барлык әйберләр белән приютта тәрбияләнүчеләрне тәэмин итәргә тырыша, шулай да ярдәм итәргә әзер кешеләр булуы бик тә шатландыра.
Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада районның 4 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен “Әдәплелек иленә сәяхәт” дигән чара уздырганнар.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Минск шәһәрендә Беларусь Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры Марианна Щеткина белән очрашты.