Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Беларусь Республикасының министырлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзергә планлаштырдылар

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Минск шәһәрендә Беларусь Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры Марианна Щеткина белән очрашты.

Ике як та социаль-хезмәт өлкәсе торышы турында үзара мәгълүмат алмашты, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер белән уртаклашты. Моннан тыш, биредә ике министырлык арасындагы ведомстволар белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзү каралды.

Эльмира Зарипова Минск шәһәренең халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә булды. Монда халыкка социаль хезмәт күрсәтү формаларының инновацион алымнар белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International