Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар этикет кагыйдәләрен искә төшерделәр

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен  “Әдәплелек иленә сәяхәт” дигән чара уздырганнар.

Балалар әдәпле сүзләрне искә төшерде, аларны үз сөйләмнәрендә кулланды. Оештыручылар катнашучыларга “Әгәрдә сез әдәпле” дигән презентация дә күрсәттеләр. Чарада үзара дус атмосфера хөкем сөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International