Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Куныр  авылында яшәүче тыл ветераны Рәисә Минһаҗевага 90 яшь тулды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Куныр  авыл җирлеге башлыгы   Зиннур Асхадуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте рәисе  Раиф Хәкимов,  Балтач районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе  Алия Зәкиева, Куныр мәктәп директоры Вагыйз Галеевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач районы башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Бүгенге көндә Рәисә Минһаҗева олы улы Ильдар һәм килене Гөлсәвирә белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International