Әлки районының “Березка” приютына матди ярдәм күрсәтелде

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Социаль приютларда гадәттә кирәк яракларга: туклану әйберләре, кием-салым, ә иң мөһиме уенчыкларга мохтаҗ булган балалар яши. Әлбәттә дәүләт әлеге барлык әйберләр белән приютта тәрбияләнүчеләрне тәэмин итәргә тырыша, шулай да ярдәм итәргә әзер кешеләр булуы бик тә шатландыра.

Әлки районының “Березка” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына “Татлизинг” оешмасының генераль җитәкчесе Марс Нуруллин Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан спорт-уен комплексы бүләк итте. Ул приютта булган проблемаларга битараф кала алмады, киләчәктә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Һәм менә бер айдан соң приют бакчасы өчен трактор бүләк итте.

Балаларга ярдәм итү зур көч һәм күп вакыт таләп итүче бөек эш, анда вак-төяккә урын юк. Мохтаҗ балалар белән үткәрелгән һәр минут, һәр сәгать, матди ярдәм буларак бүленгән һәрбер тиен приютларда тәрбия алучылар өчен бик тә мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International