Сарманның “Шәфкать” үзәгендә тәмәке тартуга каршы чара узды

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  "Волонтер" оешмасы активистлары белән берлектә "Президент белән Бергә" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Сарман яшьләре тәмәке тартуга каршы!" дип исемләнгән акция оештырды.

Катнашучылар Сарман районында яшәүчеләргә листовкалар өләштеләр. Әлеге мәгүлүмати кәгазьләрдә сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тартуның зыяны турында язылган иде. Узып баручылар бу темага игътибар иттеләр, тартуга карата үз фикерләрен белдерделәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, район халкы арасында мондый массакүләм чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга этәргеч булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International