Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Ак барс банкының куркынычсызлык департаменты директоры Евгений Иванов һәм тәртип идарә башлыгы Рөстәм Шакиров кунакка килделәр.
Кунаклар интернат-йортта тәрбия алучыларга кресло-коляска һәм памперслар тапшырды.
Интернат-йорт директоры Элеонора Серебрякова хәйриячеләр өчен кечкенә генә экскурсия оештырды, интернат-йортка кагылышлы кайбер проблемалар турында да сөйләде. Евгений Иванов үз чиратында ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Югары Осланның йорт-интеренат белгечләре Ак Барс банк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә барлык башлангычларда уңышлар теләп калды.