Түбән Каманың "Веста" үзәгендә “Хайваннар дөньясының күп төрлелеге” дигән чара үтте

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре җәйге лагерь белән берлектә  “Хайваннар дөньясының күп төрлелеге” дигән чара уздырды.

"Веста" үзәге белгече “Күбәләкләр иле” дигән дәрес үткәрде. Балалар әлеге дәрестә күбәләкләр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр.

Шулай ук бу чара кысаларында катнашучылар “Үрмәкүчләр һәм сөйрәлүче хайваннар” күргәзмәсендә дә булдылар. Балалар маймыл һәм зур елан белән фотога да төштеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International