Министр Эльмира Зарипова Россия Федерациясе хөкүмәтенең аналитик үзәгендә чыгыш ясаячак

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Иртәгә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия Федерациясе субъектларының халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә өстәмә чараларны куллану нәтиҗәләре” темасына түгәрәк өстәлдә катнашачак. Чара Россия Федерациясе хөкүмәтенең аналитик үзәгендә узачак. Түгәрәк өстәлдә  Россия Федерациясе хөкүмәте вәкилләре, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары да катнашыр дип фаразлана.

Эльмира Зарипова "Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә  юнәлдерелгән өстәмә чараларны куллану нәтиҗәләре” темасына доклад белән чыгыш ясар дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International