Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада районның 4 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча 20 вакансия тәкъдим ителде: закройщик, савыт-саба юучы, урам себерүче, сакчы, җыештыручы, пешекче, буяучы һәм башкалар.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.
Чарага 60 кеше килгән иде. Шуларның 6сына эш урынына юллама тапшырылды.